23 май көнне, 11.00 сәгатьтә Чистай шәһәре башкарма комитеты бинасында (К.Маркс ур., 46) гражданнар кабул ителәчәк. Халыкның экологиягә кагылышлы сорауларына Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов җавап бирәчәк.
Кабул итүгә 8 (84342) 5-35-19 телефоны аша язылырга кирәк.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте