Экспресс-анализ норма күрсәтте. Бүген экологлар Казансу елгасындагы суның сыйфатын тикшерде

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

Казансу суы билгеләнгән барча нормативларга да җавап бирәме? Бүген елгага экологик мониторинг ясау максатында ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк инспекторлык идарәсе хезмәткәрләре Үзәк махсуслаштырылган аналитик контрольлек инспекциясе белгечләре белән берлектә судан пробалар алды. Күчмә лаборатория ярдәмендә суны акваториянең 12 ноктасында тикшерделәр. Экспресс-анализ нәтиҗәләре буенча сулыктагы кислород күләме – нормада. "Җәйге чорда кимендә 6 мг/л норматив булганда, бүген Казансуда эрегән кислород күләме 13,4 мг/л тәшкил итә, бу исә нормага туры килә", – дип аңлатты махсус инспекция лабораториясенең әйдәп баручы белгече Ксения Артемьева. Елга суыннан алынган пробаларны экологлар лабораториядә 34 күрсәткеч – гидрохимия, гибробиология һәм токсикология буенча тикшерәчәк. Нәтиҗәләре 5 көн эчендә билгеле булачак. Экологлар билгеләгәнчә, Футбол буенча FIFA 2018 дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында Казансу елгасының торышын күзәтү көчәйтелгән режимда алып барыла. 21 майдан башлап халыкара спорт ярышлары тәмамланганчыга кадәр Казансу елгасыннан су пробалары – көн саен, ә алга таба график буенча алыначак.

Бүгенге рейд кысаларында ТР Экоминистрлыгының ҮТИ белгечләре шулай ук Идел белән Казансуның яр буе полосалары торышын да тикшерде. Ел башыннан бирле экологлар тарафыннан РФ КоАП 8.42 статьясы ("Су объектының яр буе саклык полосасында хуҗалык һәм башка төр эшчәнлекнең махсус режимын бозу") буенча 22 административ хокук бозу очрагы ачыкланды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International