Бетерү йөкләмәсе бирелде. Чүплекләрне ликвидацияләү инспекторлар контролендә

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

Шиномонтаж пункты ябылганнан соң Әлмәтнең Базовая урамында чүпләнгән территория калган. Эшкуарлык эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән автомобиль өлешләрен, койма сүтүдән калган калдыкларны, зур габаритлы мебельне хуҗасы, 180 кв. м. җирне чүпләп, биредә калдыру карарын кабул иткән. Хәзерге вакытта җитештерү эшчәнлеге белән шөгыльләнмәвенә карамастан, ул барлыкка килгән чүплекне бетерү өчен барыбер җаваплы булачак. Хокук бозучыга карата ТР Экоминистрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан административ штраф билгеләнде, бер ай дәвамында чүплек урыны тәртипкә китерелергә тиеш.

Экологларның Төзүчеләр урамы буенча явым-төшем суларын җибәрү системасы чүпләнүгә бәйле күрсәтмәсе исә үтәлгән. Әлмәт шәһәре башкарма комитеты тарафыннан чүплек урыны юкка чыгарылган. Лениногорск шәһәренең Чишмә һәм Геофизиклар урамнары арасындагы мәйданчык та тиешле санитар-экологик торышка китерелгән. Башкарма комитет тырышлыгы белән барча калдыклар каты көнкүреш калдыклары полигонына чыгарылган.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International