350 кв. м. территориядә – техник күкерт. Башкирия компаниясенә карата административ эш кузгатылды

2018 елның 20 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Әлмәттә куркынычлы матдәләр белән эш иткәндә таләпләрнең үтәлмәү очрагын теркәде. Склад арендалаучы Башкирия транспорт компаниясе техник күкертне махсус бинадан читтә төргәкләгән.  Экологлар аңлатканча, мондый төр матдәләрне ачык һавада саклаган вакытта пычраткычларның әйләнә-тирә мохиткә эләгү куркынычы бар. Бу очракта да, сәнәгый явым-төшем канализациясе юклыгында күкерт калдыклары кар эрүдән барлыкка килгән су белән 350 кв. м. территориягә таралган. Әлеге факт буенча ТР Экоминистрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе тарафыннан хокук бозучыга карата РФ КоАП 8.1 ст. ("Шәһәр төзү эшчәнлеген гамәлгә ашырганда һәм предприятиеләрне, корылмаларны яки бүтән объектларны эксплуатацияләгәндә экологик таләпләрне үтәмәү") нигезендә административ җәза билгеләү турында карар чыгарылды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International