Түбән Кама студентларына һәм активистларына экологик белем буенча ГТО нормаларын тапшырырга туры киләчәк. 20 февральдә “Яшел буын” (“Яшел ГТО”) республика проекты кысаларында шәһәрнең югары һәм урта белем бирү йортлары, иҗтимагый оешма вәкилләре экологик культура дәрәҗәсен тикшерү сынауларында катнашачак. Биремнәрне югары күрсәткечләргә үтәгәннәр “Яшел буын” билгесенә лаек булачак.
Катнашучыларның чүп-чарны фракцияләргә бүлү, табигать өчен ким зыян китерә торган сатып алуларны башкару, үз йортыңны экологияләштерү турында белемнәрен интерактив станцияләр һәм тестлар күрсәтәчәк.
“Яшел буын” проекты Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәмендә “Татарстан Республикасында ихтыярилыкны үстерү үзәге” төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан тормышка ашырыла.
Экология хәрәкәтенә ksddrt@mail.ru электрон почтасы яки 8(843) 2318224, 89376152237 телефоннары аша кушылырга мөмкин.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте