Арча районының Түбән Мәтәскә мәктәбендә Экология көне узды

2018 елның 13 феврале, сишәмбе

Кызыклы уеннар, икенчел чималдан ясалган эшләнмәләр күргәзмәсе һәм табигатьне яклау турында иҗади тамашалар. Арча районының Түбән Мәтәскә мәктәбендә Экология көне әнә шулай узды, әлеге чара яшүсмерләрнең экологик мәдәниятен арттыруга һәм табигать ресурсларына сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде. Әлеге чара кысаларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре өлкән сыйныфларда укучылар өчен "Туган төбәкнең уникаль табигать объектлары" темасы буенча викторина уздырды. Мәктәп укучылары экология темасы буенча үзләренең белемнәрен күрсәтте, Министрлык белгечләре аны югары бәяләде. "Балаларның республика табигате турында яхшы белүе – куандыра. Акыл уены кысаларында алар әйләнә-тирәлек турында ни рәвешле кайгыртулары һәм моңа кече яшьтәге укучыларны җәлеп итүләре турында сөйләде, бу исә мәктәп укучыларының экологик мәдәниятен формалаштыру өчен мөһим", – дип билгеләде Төньяк идарә белгечләре. Мөгаллимнәр сөйләгәнчә, мәгариф учреждениесендә Экология көне ел саен уздырыла, анда Түбән Мәтәскә мәктәбендәге барлык укучылар да катнаша.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International