Алабугада Татарстан укучылары экология өлкәсендәге тикшеренүләрне күрсәтте

2018 елның 6 феврале, сишәмбе

Мәктәп белемнәреннән фәнни эзләнүгә. Татарстанның 18 районыннан 60тан артык укучы Алабуга шәһәрендә булып узган VII республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. Балалар экология-биология үзәге тарафыннан оештырылган чара мәктәп укучыларын әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә фәнни-тикшеренү һәм гамәли эшчәнлеккә җәлеп итүдән гыйбарәт иде.

6-11 сыйныфларда укучылар үзләренең тикшеренүләрен 4 юнәлеш буенча күрсәтте. Флора һәм фауна үзенчәлекләрен ачыклаганнар, кеше белән әйләнә-тирәлекнең үзара бәйләнешенә кагылышлы мәсьәләләрне тирәнтен өйрәнергә тырышканнар, табигать ресурсларын һәм биотөрлелекне саклау вариантларын тәкъдим иттеләр. Презентация эшләре балаларның әйләнә-тирәлек турында кайгырта белүен күрсәтте, аларның экология мәсьәләләренә җаваплы карашы турында таныклады. Тапшырылган эшләрнең югары дәрәҗәле булуын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе белгечләре дә билгеләп узды.

Фәнни-гамәли конференциядә катнашучыларның барысына да сертификатлар тапшырылды. Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International