Рөстәм Миңнеханов: "Экология һәм табигатьтән рациональ файдалану мәсьәләләре – безнең өчен һәрчак актуаль". Бүген республиканың Министрлар Кабинетында экологларның 2017 елдагы эше һәм 2018 елга бурычлары хакында сөйләштеләр

2018 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән Татарстан Республикасында Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсенең уртак "2017 елгы эш йомгаклары һәм 2018 елга бурычлар турында" Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары А.Г. Сидоров катнашында киңәйтелгән йомгаклау коллегиясе утырышы булды.

"Без планлаштырылганнан күбрәк эшли алдык, – дип хисап тотты эшләнгән эш турында ТР экология Министры Фәрит Габделганиев. Автотранспорттан һавага ташландык матдәләрне киметү өчен Татарстанда 1000 берәмлек автобус һәм махсус техника үзгәртеп җиһазланды. Шәһәрләр һәм җирлекләр тирәли яшел пояслар ясалды, алар сәнәгый йогынтыдан яклап тора, 20 миллионнан артык агач утыртылды. Буада узган гасырның 80 нче елларында нефть белән пычранган 1 гектардан артык җир рекультивацияләнде. 2017 елда 5 тоннадан артык яраксызга чыккан батарейка җыелды һәм утильләштерелде. Быел Татарстанда төрекөмешле лампаларны һәм градусникларны җыю өчен 100 махсус контейнер барлыкка киләчәк”, – диде Министр.

Муниципалитетлар белән көйләнгән эш аркасында 1799 законсыз чүплек урыны бетерелде, бу исә ачыкланганнарының 97%ын тәшкил итә. Барлыгы исә, күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча, 6,5 меңнән артык хокук бозу очрагы чикләнде, 21 җинаять эше кузгатылды. 186 миллион сумлык штраф һәм зыян суммалары түләттерелде, 2016 елга караганда 30%ка күбрәк бу. Булдырмыйча калдырылган экологик зыян күләме 1,7 млрд сум тәшкил итә.

"Җитештерүне җәелдерү белән әйләнә-тирәлекне саклау арасында баланс сакларга кирәк", – дип ассызыклады Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Республикасы Россия Федерациясендәге иң нык үсеш алган, югары күләмле тулай продукты булган сәнәгать төбәкләренең берсе, дип билгеләде ул. Президент сәнәгать предприятиеләренең югары экологик җаваплы булуына аеруча зур басым ясады. Иң беренче чиратта "Татнефть" компанияләре төркемен һәм "ТАИФ", "КАМАЗ", "Транснефть – Прикамье" компанияләре төркемен билгеләде.

"Нижнекамскнефтехим" предприятиесенең биологик чистарту корылмаларын үзгәртеп кору аркасында Түбән Кама шәһәренең әйләнә-тирә мохитен яхшырту мөмкин булды. Республика буенча тулаем алганда шәһәрләрдә һәм торак пунктларында экологик вәзгыять яхшыртылды, табигатьтән рациональ файдалануны күзәтү һәм тәэмин итү буенча системалы эш башкарылды. Моның барысы да көйләнгән һәм уртак башкарылган эш нәтиҗәсендә мөмкин булды.

2018 елда уңайлыклы яшәү тирәлеге формалаштыру, торак һәм юл төзелеше өлкәсендә яшел стандартлар кертү – шулай ук өстенлекле булып калачак, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Экология министрлыгы хезмәткәрләренең экологик-мәгърифәтләү эше Президент тарафыннан аерым билгеләнде. "Санитар-экологик икеайлык чараларында 1,2 миллионнан артык татарстанлы катнашты. Бу – республикада яшәүче актив халыкның өчтән ике өлеше. ЭКОТатарстан, ЭКОяз, "Чиста яр", "Мәктәп ЭКОпатруле" кебек белем һәм тәрбия бирү проектлары, "Чиста булачак" яшьләр экология хәрәкәте үзләрен яхшы танытты, иҗтимагый экология инспекторлары институты торгызылды.

Экологик мәгълүмат системасын камилләштерү – Россия Президенты Владимир Путинның стратегик инициативасы: "Гражданнарның, иҗтимагый оешмаларның төрле социаль проектларга, шул исәптән экология проблемаларын хәл итүгә актив җәлеп ителүе әһәмиятле. Гражданлык инициативаларына ышаныч белән карау, иҗтимагый хәрәкәтләр белән диалогта тору һәм партнер булу – илдә югары экология мәдәниятен формалаштыру өчен бик тә мөһим шарт", – диде Путин.

ТР буенча Росприроднадзор идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов билгеләп узганча, Экология елында нефть табу һәм нефть-газ табу предприятиеләре объектларына ныклы игътибар бирелде. Табигать саклау законнары бозылуны профилактикалау һәм чикләү максатларында контроль-күзәтчелек чараларын уздыру барышында барлыкка килә торган бәхәсле мәсьәләләрне карау һәм җайга салу буенча нефть компанияләре һәм сервис оешмалары вәкилләре катнашында даими нигездә гамәлдә булган эш төркеме булдырылды һәм эшли. Экологлар эшендә "кисәтү күзәтчелеге" дигән төшенчә дә барлыкка килде. "Күзәтчелек процессларын мәгълүматлаштыру һәм автоматлаштыру, кадрлар сәясәтен үзгәртеп кору коррупция куркынычларын киметергә тиеш, – боларның барысы да иң зур куркыныч зонасындагы предприятиеләрдә ваемсыз, даими хокук бозучы табигатьтән файдаланучыларга игътибар юнәлтергә булышачак", – дип саный Хәйретдинов. Һәр инспекторның эш сыйфаты төзелгән беркетмәләр саны белән түгел, ә билгеле бер предприятиенең әйләнә-тирә мохиткә булган тискәре басымын киметүне фактта тәэмин итүгә карап бәяләнәчәк.

Күзәтчелек эшчәнлегендә җәзага тартуның түгел, хокук бозуларны туктатуның мөһим булуын Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Артем Сидоров та ассызыклады.

"2017 ел гадәти булмаган, техноген басымны киметүгә юнәлдерелгән күп кенә экология мәсьәләләрен хәл итүгә яхшы тон бирде. Көнкүреш калдыкларын оптимальләштерү темасы иң әһәмиялесе булды", – диде Сидоров. Ул хәбәр иткәнчә, законнарга шактый гына үзгәрешләр җыелмасы кабул ителгән. Барыннан элек, бу чүпне аралап җыюга, икенчел эшкәртүгә, җитештерүченең җаваплылыгын киңәйтү институтын үстерүгә кагыла. Икенче момент – калдыклар белән эш итү буенча территориаль схемалар һәм программалар формалаштыру буенча гамәли эш башкару, яңа куәтләр төзү. Инде хәзердән үк "Чиста ил" махсус программасы тормышка ашырыла, аның кысаларында термик эшкәртү буенча берничә завод төзү планлаштырыла, аларның берсе биредә – республикада. Сидоров Экология елы чараларын тормышка ашырганда Татарстанның актив катнашуын билгеләп узды: "Югары сәнәгый потенциалы белән берлектә, Татарстан гомумкулланылышлы технологияләргә күчү буенча иң әзер төбәкләр исәбенә керә, Идел елгасын савыктыру буенча өстенлекле проект кысаларында республикада уздырыла торган конструктив эш аеруча зур игътибарга лаек. Республикадагы 2 шәһәрнең – Яр Чаллы белән Казанның 2017 ел йомгаклары буенча Россиянең Табигать министрлыгы белән берлектә төзелгән экология рейтингын җитәкләве һәм экологик үсеш белән нәтиҗәле идарә итүче иң яхшы шәһәрләргә әверелүе бик тә мактаулы". 

Россия Федерациясендә 2017 елда уздырылган Экология елында Татарстан Республикасының актив катнашуын, экология чараларын нәтиҗәле тормышка ашыруын һәм республика җитәкчелеге ягыннан әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләренә өстенлекле карашның үзгәрмәвен РФ Табигать ресурслары һәм экология министры Сергей Донской да билгеләде.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International