Татарстанның беренче махсуслаштырылган экология сыйныфында тыюлык дәресе узды

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Татарстанның беренче махсуслаштырылган экология сыйныфында укучылар республиканың тыюлыклы почмакларына виртуаль экскурсия ясады. Балаларга хайваннар һәм үсемлекләр дөньясындагы вәкилләр, табигатьне саклауда махсус сакланучы табигать территорияләренең роле турында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләре һәм Идел-Чулман дәүләт табигый биосфера тыюлыгы хезмәткәрләре сөйләде. Белем бирү чарасы барышында укучылар Россиядәге беренче Баргузин дәүләт тыюлыгын булдыру тарихы, Татарстан территориясендә тыюлык эшен җәелдерү процессы турында белделәр. Биологиядәге һәм ландшафттагы күптөрлелек үзенчәлекләре, Идел-Чулман тыюлыгының фәнни һәм экологик-агарту эшчәнлеге турында беренче сыйныфта укучыларга экологик мәгърифәт бүлеге хезмәткәре Мария Унковская сөйләде. "Тере табигать ресурсларын саклауда һәм торгызуда махсус сакланучы табигать территорияләре әһәмиятле роль башкара. Безнең планетада табигый күптөрлелекне саклауда нәкъ менә шулар иң нәтиҗәле механизм булып торалар", – дип билгеләде ТР Экология министрлыгы белгече Елена Гыйльмиҗанова.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International