"Фауна России" почта маркалары сериясендә Кызыл китапка кертелгән тукран сурәте барлыкка килде

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Тукраннар, шул исәптән Россия төбәкләре Кызыл китапларына кертелгәннәре дә, төшерелгән дүрт марка бүгенге көндә "Фауна России" сериясе кысаларында почта хезмәтләре өчен кулланыла. Бу хакта Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Якын киләчәктә маркалар Россия Почтасы бүлекләренә дә сату өчен барлыкка киләчәк. Һәр марканың тиражы 120 мең нөсхә тәшкил итә.

"Фауна России" маркалары сериясе экологик мәгърифәтләү, әйләнә-тирә мохитне саклау кыйммәтләрен формалаштыру өчен югары әһәмияткә ия. ЭКОмәгърифәт проектларында ил территориясендә Россия Почтасы актив катнаша. 2017 елда Халыкара әйләнә-тирә мохитне саклау көне кысаларында Экология елына багышланган беренче почта маркасы кулланылды. Оешма Россиянең махсус сакланучы табигать территорияләренә багышланган шундый берничә аналогик проектны тормышка ашыра.

 

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International