Дәүләт реестрына кертелгән әйләнә-тирә мохиткә тупланган зыян объектларының исемлеге тулыландырылды

2018 елның 13 гыйнвары, шимбә

Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы дәүләт реестрына кертелгән әйләнә-тирә мохиткә тупланган зыян объектларының исемлеген тулыландырды. Бу хакта ведомствоның рәсми сайтында хәбәр ителә. Тиешле боерыкка Россия Табигать министрлыгы башлыгы Сергей Донской кул куйган. Документ буенча дәүләт реестрына Россиянең 18 төбәгендә әйләнә тирәгә тупланган зарарның 52 объекты кертелгән.

Әлеге объектларны исәпкә алу эше аларны дәүләт реестрына кертү юлы белән гамәлгә ашырыла, бу реестрны Росприроднадзор алып бара. Реестрны алып бару дәүләт хакимияте яисә җирле үзидарә органнарыннан килгән гаризаларны караудан, объектларны категорияләргә бүлүдән, объектлар турындагы мәгълүматларны яңартып торудан гыйбарәт. Дәүләт реестрына кертелгәннән соң әлеге объектлар категорияләргә бүленә, шуның нәтиҗәсендә өстенлекле проект паспортына кертелергә тиешле була, мондый объектларны юкка чыгару чараларына финанс ярдәме күрсәтү буенча федераль бюджеттан субсидияләр бирү күздә тотыла.

Сергей Донской сүзләренә караганда, 4 ел дәвамында уздырылган мониторинг нәтиҗәсендә Россия Федерациясенең 80 субъектында шундый 1800 объект булуы ачыкланган. Пычранган җирләр мәйданы 160 мең гектар тәшкил итә; тупланган калдыклар массасы – 260 миллион тонна; тискәре йогынтыга дучар ителгән кешеләр саны – 18 миллион тирәсе.

Әлеге объектларны юкка чыгару буенча чаралар комплексы тормышка ашырыла башлаганнан бирле, шул исәптән "Чиста ил" проекты кысаларында, I-V куркыныч классына караган 4,5 миллион тоннадан артык калдык ликвидацияләнгән; 50 мең гектар җир рекультивацияләнгән һәм хуҗалык әйләнешенә кайтарылган; шул рәвешле, 16 миллион кеше өчен яшәү шартлары яхшыртылган.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International