Калдыклар барлыкка килү, аларны файдалану, зарарсызландыру һәм урнаштыру турында хисаплар кабул ителә

2017 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларыннан калдыклар барлыкка килү, аларны файдалану, зарарсызландыру һәм урнаштыру турында хисаплар кабул итә.

Хисаплылык нинди калдыклар һәм күпме күләмдә барлыкка килүен, бу калдыкларның төзелгән договорлар нигезендә нинди махсуслаштырылган оешмаларга тапшырылуын анык аңлау өчен кирәк. Бу калдыкларның әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтысын киметү, барлыкка килә торган калдыкларның күләмен кыскарту һәм урнаштыру обектларында күмелә торган калдыкларның күләмен азайту өчен зарур. Шулай ук бу эш калдыкларны санкциясез урнаштыруларны булдырмаска булышачак.

Министрлык Хисаплар кабул итү һәм контрольне 8 территориаль идарәсе аркылы гамәлгә ашыра, алар Хисаплылык кабул итүне генә түгел, ә кирәкле мәгълүматлар тутыру буенча методик ярдәмне дә тәэмин итә.

Казанда, Биектау, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч районнарында яшәүчеләр Үзәк территориаль идарәгә мөрәҗәгать итә ала, адресы: Казан ш., Павлюхин ур., 75. Тел. (843) 267-68-87.

Яр Чаллыда, Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Тукай районнарында яшәүчеләр Кама буе территориаль идарәсенә, адресы: Яр Чаллы ш., 40 лет Победы ур., 64. Тел. 8(8552) 59-36-39.

Түбән Камада, Зәй, Сарман районнарында яшәүчеләр Кама аръягы территориаль идарәсенә, адресы: Түбән Кама ш., Красный ключ р-ны, Набережная ур, 7. Тел. 8 (8555) 45-66-56.

Әлмәттә, Бөгелмә, Нурлат, Лениногорск, Чирмешән районнарында яшәүчеләр – Көньяк-Көнчыгыш ТИ, адресы: Әлмәт ш., Әминов ур., 9а. Тел. 8 (8553) 33-03-26.

Азнакай, Баулы, Мөслим, Ютазы районнарында яшәүчеләр – Ык буе ТИ, адресы: Азнакай ш., Шоссейная ур.,6. Тел. 8(85592)5-13-48.

Чистай, Алекссеевск, Әлки, Аксубай, Спас, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе районнарында яшәүчеләр – Идел-Кама ТИ, адресы: Чистай ш., Фрунзе ур., 97-а. Тел. 8(84342) 5-35-19.

Буа, Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш районнарында яшәүчеләр – Идел аръягы ТИ, адресы: Буа ш., Р.Люксембург ур., 159.  Тел. 8(84374) 3-11-02.

Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче районнарында яшәүчеләр – Төньяк ТИ, адресы: Арча ш.т.б., Интернациональная ур., 41. Тел. 8(84366) 3-21-61. 

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International