Чүпне аерым җыю: әһәмияте һәм нәтиҗәсе. Рециклинг көне алдыннан Автошәһәрдә ЭКОдәрес булды

2017 елның 13 ноябре, дүшәмбе

Икенчел эшкәртү көне алдыннан Яр Чаллының 23нче урта мәктәбендә экологик дәрес булды. Укучылар өчен мавыктыргыч чараны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре “Чүп.Бүтән.Юк.ЯрЧаллы” («Мусора.Больше.Нет.Набережные Челны») экологик хәрәкәте белән берлектә үткәрделәр. Алар балаларга көнкүреш калдыкларының төп төрләре турында, чүпне аерым җыюның мөһимлеге турында сөйләделәр һәм аларны экологик тормыш рәвешенең төп кагыйдәләре белән таныштырдылар. Укучылар, үз чиратында, көнкүреш калдыкларыннан эшләнгән иҗади эшләрен күрсәттеләр. Экология министрлыгы белгечләре балаларның икенчел чималны дөрес файдалануның яхшы үрнәген күрсәтүләре турында билгеләп үтте. Шуның белән балалар республикабызның табигый ресурсларын саклауга зур өлеш керттеләр, моңа үзләренең классташларын да өндәделәр. Алар әйтүенчә, бу экологик тормыш рәвешенең төп кагыйдәләреннән берсе булып тора.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International