Казан предприятиесе «Полипак»ның зарарлы чыгармаларга рөхсәтенең гамәлдә булуы тукталып тора

2017 елның 10 ноябре, җомга

Татарстан экологлары Казан предприятиесе «Полипак»ның атмосфера һавасына зарарлы (пычраткыч) чыгармаларга рөхсәтенең гамәлдә булуын туктатып тордылар. Моның сәбәбе булып атмосфера һавасын саклау кагыйдәләрен бозу, атап әйткәндә, концентрацияләре рөхсәт ителгән чиктән арткан пычраткыч матдәләр чыгармалары тора. Һавага микъдари химик анализны ЦСИАК белгечләре һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары ясады. Тикшерү нәтиҗәләре предприятие чыгармаларында изопропил спирты буенча концентрацияләрнең 5 тапкырга, этилацетат буенча 2,4 тапкырга артып китүен күрсәтте. Исегезгә төшерәбез, һавада зарарлы матдәләр концентрацияләренең рөхсәт ителгән чик нормативларын үтәү предприятиегә Татарстан Экология министрлыгы биргән рөхсәтнең гамәлдә булу шартларыннан берсе булып тора. Үзәк территориаль идарә инспекторлары бу факт буенча предприятиене РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.21маддәсенең 2 өлеше буенча җаваплылыкка тарттылар (Атмосфера һавасына зарарлы матдәләр чыгармаларына махсус рөхсәт шартларын бозу яки аңа зарарлы физик йогынты ясау).

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International