10 мең иде – 20гә әйләнде. Суд Баулы районында яшәүчене, экологик закон бозган өчен, икеләтә күләмдә штраф түләргә мәҗбүр итте

2017 елның 8 ноябре, чәршәмбе

Икеләтә күләмдә штраф. Баулы суд районының икенче номерлы суд участогының Җәмәгать судьясы җирлек рельефына юынтык суларны агызу факты буенча шундый карар чыгарды. Табигать саклау өлкәсендә закон бозуны 2017 елның апрелендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары теркәде. Ул вакытта экологлар закон бозучыны РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.2. маддәсе буенча административ җаваплылыкка тарттылар: Җитештерү һәм куллану калдыклары белән, озон катламын җимерә торган матдәләр белән яки башка куркыныч матдәләр белән эш иткәндә, экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү. Ләкин Баулы районында яшәүче әлеге маддә белән каралган административ штрафны вакытында түләми. Нәтиҗәдә, Ык буе идарәсе инспекторлары аны РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсенең 1 өлеше буенча җаваплылыкка тарттылар, ә эшне Баулы суд районының икенче номерлы суд участогының Җәмәгать судьясына тапшырдылар. Судья, административ хокук бозу турында эшне карап, закон бозучыны 20 мең сум штраф түләргә мәҗбүр итте, бу элек салынган штрафтан ике тапкыр күбрәк.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International