Татарстан яшьләре арасында “Төбәгем, мин синең өчен җаваплы” темасына язылган эссе конкурсы

2017 елның 3 ноябре, җомга

18дән 30га кадәр яшьтәге татарстанлылар Россиядә Экология елына һәм Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елына багышланган “Төбәгем, мин синең өчен җаваплы” дигән темага эссе конкурсында катнашырга чакырыла. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы булышлыгы белән Оештыручысы булып Республика яшүсмерләр китапханәсе тора.

Конкурска түбәндәге бәяләү критерийларына туры килә торган индивидуаль эшләр кабул ителә:

- эшнең композицион бөтенлеге һәм тәэсирлелеге;

- темага туры килү, аны тулы итеп ачу;

- нәтиҗәләрнең дәлилле һәм нигезләнгән булуы;

- сайланган темага шәхси мөнәсәбәт чагылу;

- текстның әдәби сәнгатьлелеге;

- оригинальлек һәм иҗади якын килү.

Конкурс эшләре заявкалар белән бергә район һәм шәһәр китапханәләре базаларында оештырылган оештыру комитетлары тарафыннан 2017 елның 15 ноябренә кадәр түбәндәге адреска җибәрелә: 420044, Казан ш., Ибраһимов пр., 53Б, Республика яшүсмерләр китапханәсе. Йомгаклар 1нче декабрьдә ясалачак.

Конкурсның нигезләмәсе белән оештыручының сайтында танышырга мөмкин:

http://www.ryltat.ru/KonkursDoc/2017/pologenie.pdf
 ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International