«Табигать, хокук, идарә. Табигатьтән рациональ файдалануның хокукый мәсьәләләре». Яр Чаллыда экологик конференция узды

2017 елның 20 октябре, җомга

Оешмаларның хуҗалык эшчәнлеге һәм аеруча саклана торган территорияләрне карап тоту. Яр Чаллыда Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елына багышланган региональ экологик конференция узды. Хакимият органнары һәм табигать саклау ведомстволары вәкилләре, табигатьтән рациональ файдалануның хокукый мәсьәләләре турында фикер алышу өчен, Экология һәм табигать саклау музеенда җыелдылар. Конференция эшенең төп юнәлеше Кама буе төбәге предприятиеләренең әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсе законнары таләпләрен үтәве булды. Төбәктә экологик күзәтчелек эшенең ничек гамәлгә ашырылуы турында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгече Илшат Гобәйдуллин сөйләде. Яр Чаллы Башкарма комитеты каршындагы административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Айрат Насыбуллин шәһәрдә уздырыла торган табигать саклау мероприятиеләре турында доклад белән чыгыш ясады. Конференция барышында анда катнашучылар шулай ук аеруча саклана торган территорияләрне һәм Кама буеның табигый күренекле урыннарын карап тоту темасын да карадылар. Катнашучылар “Түбән Кама” милли паркын яхшырту буенча күрелгән чаралар белән таныштылар, халыкның тыюлыклар һәм аеруча саклана торган территорияләр турында мәгълүматлы булу дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Конференция йомгаклары буенча резолюция кабул ителде, йомгаклау материаллары шәһәрнең табигать саклау хезмәтләренә карау өчен җибәрелде.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International