Саф су куллануны киметтеләр һәм су агызу системасын яхшырттылар. Яр Чаллы катыргы-кәгазь комбинатында чистарту корылмаларын яңарттылар. Биредә кертелгән чистарту алымы микроорганизмнар файдалануга нигезләнгән. Резервуарларда үстерелгән бактерияләр агызып җыелган суларда булган органиканы ашый, шуның белән комбинат суын зарарлы катышмалардан чистарта. Чистартканнан соң, су агызып чыгарыла яки җитештерүгә яңадан китә. Йомык цикл хисабына саф суны файдалану да 40% кимегән, ә продукция җитештерү процессында әйләнә-тирә мохит минималь дәрәҗәдә генә пычратыла.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте