Бүген Түбән Камада “Татарстанның яшел калканы” республика проекты старт алды

2017 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген “Татарстанның яшел калканы” республика проекты 2017 яшь агач утырту белән башланып китте. Беренче үсентеләрне Түбән Каманың санитар-саклау зонасы районында ТР экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов, ТР буенча Ростабигать күзәтчелеге җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре утыртты. “Агачлар утырту – табигый ресурсларны саклау юлында беренче адым. Яшел поясларның урман-парк зоналарын булдыру юлы белән без республиканың социаль-экологик иминлеген яхшыртабыз, төгәлрәге, атмосфера һавасының чисталыгын саклау эшенә үз өлешебезне кертәбез”, - диде экология министры Фәрит Габделганиев. Түбән Камада яшәүчеләрнең экологик актив позициясен ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов та хуплады. Ул утыртылган агачларның Татарстан Республикасының яшел фондын тулыландырачагы һәм туфракны эрозиядән саклау өчен нигез булачагы турында әйтте.

Бүген чара кысаларында яшь чыршылар, миләшләр, нарат, каен, имән, усаклар утыртылды. Бу агачлар сәнәгать зонасы һәм шәһәр арасында уза торган яшел чик барлыкка китерде. “Санитар-саклау зонасын яшел утыртмалар белән тәэмин итү – Түбән Кама районы табигатен саклауда мөһим мәсьәләләрнең берсе”, - диде Айдар Метшин. Аның әйтүенчә, быел район территориясендә 25 мең агач утыртылган. Түбән Камада яшел зоналарны киңәйтү буенча экологик акцияләр “Урман атнасы” кысаларында дәвам итәчәк.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International