Иртәгә Яр Чаллыда “Экоактивлар” проекты старт ала

2017 елның 11 октябре, чәршәмбе

12 октябрьдә 15 сәгатьтә Яр Чаллының 1нче Шәһәр Балалар һәм яшьләр иҗаты сараеның театр залында “Экоактивлар” проектын тантаналы ачу була, бу проект укучыларның экологик фикерләвен формалаштыруга, куллану калдыклары белән эш итү культурасы формалаштыруга юнәлтелгән. Проект “Чүп.Бүтән.Юк” («Мусора.Больше.Нет») Бөтенроссия экологик хәрәкәтенең Яр Чаллы бүлекчәсе тарафыннн Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белән һәм Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты белән берлектә тормышка ашырыла.

“Экоактивлар” проектын ачу 2017-2018 уку елына иҗтимагый әһәмиятле экологик-белем бирү программасының башлангыч этабы булып тора, ул укучыларны актив эшчәнлеккә мотивацияләүгә юнәлтелә.

Мероприятиедә Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча бүлеге хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре, проектның партнерлары һәм Яр Чаллы белем бирү учреждениеләре укучылары экологик берләшмәләренең 200 вәкиле катнашачак.

Чара кысаларында шулай ук “Кәгазьгә – икенче тормыш!” акциясе йомгаклары буенча бүләкләү дә планлаштырыла.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International