Экология инспекторлары җитештерүне башлап җибәрү стадиясендә закон бозуны булдырмый калды. Һаваны пычратуга юл куймас өчен, предприятиене тузан-газ җыйгыч куярга мәҗбүр иттеләр

2017 елның 11 октябре, чәршәмбе

Яр Чаллыда начар ис турында хәбәр Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә керде. Ис чыганагын ачыклау өчен, экологлар урынга чыкты. Кама буе идарәсе инспекторлары Автошәһәр предприятиеләренең берсендә җибәрү-көйләү эшләре барышында атмосфера һавасын саклау буенча чаралар күрелмәгәнлеген ачыклады. Җайланмаларның эшен тикшерүне газ чистартмыйча гына башкарганнар. Моннан тыш, рейд барышында оешма тарафыннан атмосфера һавасына зарарлы матдәләр чыгармаларының рөхсәт ителгән чик нормативлары проекты эшләнмәгән булуы ачыкланды. Әлеге фактлар юридик затны РФ Административ хокук бозулар турында кодексның 8.1 маддәсе (Шәһәр төзелеше эшчәнлеген һәм предприятиеләрне, корылмаларны һәм бүтән төр объектларны эксплуатацияләүне гамәлгә ашырганда, экологик таләпләрне үтәмәү) буенча һәм 8.21. маддәсенең 3 өлеше (Газ чистарту һәм атмосфера һавасының пычрануына китерергә мөмкин булган зарарлы матдәләрнең атмосфера һавасына чыгармаларын контрольдә тоту өчен корылмаларны, җиһаз яки аппаратураны эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, аларны файдаланмау яки күрсәтелгән корылмаларны, җиһаз яки аппаратураны төзек булмаган хәлдә файдалану) буенча административ җаваплылыкка тарту өчен нигез булды. Шулай ук закон бозучыга закон бозуны бетерү турында күрсәтмә бирелде. Экологлар таләпләре буенча, Чаллы предприятиесе җитештерү цехының һава суыру системасына торбалы тузан-газ җыйгыч урнаштырды, бу атмосфера һавасына зарарлы матдәләр чыгармаларын киметергә мөмкинлек бирәчәк.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International