Экология министрлыгы командасы мини-футбол буенча ярышларда катнашты

2017 елның 7 октябре, шимбә

Бүген Казанда «КАИ-Олимп» спорт комплексында Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча ярышлар узды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының көндәше булып, җирәбә буенча Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Президент Аппараты командалары чыкты. Хезмәт министрлыгы белән уенда Экология министрлыгы хезмәткәрләре 5:2 исәбе белән җиңеп чыктылар. Президент Аппараты командасы белән каты көрәш барды. Матч нәтиҗәсен пенальти хәл итте. Гомуми исәп Президент Аппараты файдасына 4:3.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International