Татарстанда яшәүчеләр табигый фәннәр буенча үз белемнәрен 26 ноябрьдә күрсәтә ала. Бөтен ил буйлап һәм чит илләрдә Җир турында фән буенча диктант узачак

2017 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Илнең табигый ресурслары, файдалы казылмалар һәм алар чыга торган урыннар турында белемнәр Татарстанда яшәүчеләргә 26 ноябрьдә кирәк булырга мөмкин. Бу көнне Россиянең барлык регионнарында һәм чит илләрдә өченче географик диктант узачак, аның оештыручысы булып Рус географик җәмгыяте тора.

Тикшерү эшен килеп (махсус оештырылган мәйданчыкларда) яки онлайн (проект сайтында: dictant.rgo.ru) язарга мөмкин булачак. Диктант өч блокка бүленгән 30 тест биремен үз эченә алачак. Беренче блок фәнни төшенчә һәм терминнарны белү дәрәҗәсен ачыклый торган сораулардан тора. Икенчесе – карта белән эшләү күнекмәләрен әзерләүгә юнәлтелгән. Өченчесе – географик объектларны сәяхәтчеләрнең көндәлекләрендәге язмалар һәм әдәби әсәрләрдән өзекләр буенча билгеләүгә. Катнашучылар, биремнәрне уңышлы үтәгән өчен баллар алачак, аларның максималь саны 100.

Географик диктант 2015 елдан бирле үткәрелә. Беренче диктантны 71 929 кеше язган иде, икенче тапкыр чарада 187 187 кеше катнашты. 2016 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы географик белемнәр дәрәҗәсе буенча яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Регион буенча уртача күрсәткеч 61 балл тәшкил итте, бу Гомумроссия күрсәткеченнән (52) шактый югары. Диктант биремнәрен 19-25 яшьлек катнашучылар барысыннан да яхшырак үти алган, бу яшь категориясенең уртача күрсәткече 79,3 балл.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International