Яшь үсентеләр утырттылар һәм территорияне чүп-чардан чистарттылар. Чистайда ЮХИДИ территориясендә экологик өмә узды. Россия ЭЭМ Чистай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре һәм ветераннары әйләнә-тирә мохитне саклау эшендә берләште – участокны чүп-чардан чистарттылар һәм яшь чыршылар утырттылар. “Торак пункт, шәһәр, республика территориясен төзекләндерү эшенә теләгән һәр кеше үз өлешен кертә ала. Һәм өмә – моның өчен менә дигән мөмкинлек”, - диде эчке эшләр хезмәткәрләре.
Татарстан «Яшел Россия” Бөтенроссия экологик өмәсенә актив кушылды, аның максаты - Россия Федерациясе шәһәрләрендә һәм торак пунктларында экологик хәлне яхшырту, халыкта экологик аң формалаштыру һәм экологик культураны үстерү.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте