Казан мәктәпләре укучылары “Табигать көзгесе - 2017" шәһәр фотоконкурсында катнаша ала

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

Казан белем бирү учреждениеләренең 1-11 сыйныфлары укучылары “Табигать көзгесе - 2017" шәһәр балалар фотоконкурсында катнашырга чакырыла, аның оештыручылары булып Казан шәһәре башкарма комитетының Мәгариф идарәсе һәм Шәһәр балалар экология-биология үзәге тора.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уза:

- “Гаҗәеп нәрсәләр – янәшәдә” - макротөшерү файдаланып эшләгән фотографияләр;

- “Казанның яшел утраучыклары” – табигать объектлары фотографияләре.

Катнашу өчен, 2017 елның 20 октябреннән 27 октябренә кадәр авторлык фотографияләрен оештыру комитетына түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: Казан, Космонавтлар ур., 57. Бер катнашучы конкурска һәр номинациядә икедән артык булмаган эш җибәрә ала. Һәр эшнең атамасы һәм аннотациясе булырга тиеш. Фоторәсемнәр нейтраль төстәге тыгыз катыргыга ябыштырылырга тиеш.

Конкурс эшләре түбәндәге критерийлар буенча бәяләнәчәк:

- фотография сюжетының конкурс темасына туры килүе,

- авторлык чишелешенең тәэсирлелеге һәм оригинальлеге,

- башкаруның сәнгатьлелек һәм эстетик дәрәҗәсе,

- теманың актуальлеге һәм аны ачу тирәнлеге.

Конкурс йомгаклары буенча һәр яшь категориясендә (1-4, 5-8, 9-11 сыйныфлар) җиңүчеләрнең һәм призерларның исемнәре Шәһәр балалар экология-биология үзәге сайтында куелачак: https://edu.tatar.ru/sovetcki/page2455.htm.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International