“Туган як экологиясе” республика проектлар конкурсының финалистлары билгеләнде

2017 елның 18 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Рус географик җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы региональ бүлекчәсе тарафыннан оештырылган “Туган як экологиясе” проектлар конкурсының беренче этабы тәмамланды. Катнашуга 100гә якын эш килде, алар арсында җиде иң яхшысы килеп катнашу этабында яклау өчен сайлап алынды. Финалистлар исемлегенә Казаннан, Зәйдән, Түбән Камадан, Әлмәт, Балтач, Мөслим һәм Кайбыч районнарыннан укучыларның эшләре керде. Хәзер конкурсантларга килеп катнашу этабында яклау үтәргә кирәк, ул 2017 елның 22-24 сентябрендә «Крутушка Казань» санаторие территориясендә узачак. Бу көннәрдә финалистлар командалары өчен Рус географик җәмгыятенең Алексей Леонов исемендәге су асты фәнни-эзләнү отряды тарафыннан мастер-класслар, интеллектуаль уеннар һәм мәшһүр россияле полярник Владимир Чуков белән очрашу оештырылачак. Килеп катнашу этабы нәтиҗәләре буенча җиңүче билгеләнәчәк, ул конкурсның төп призын алачак – Ю.А.Гагарин исемендәге Космонавтлар әзерләү үзәгенә (Мәскәү) экскурсия. Икенче һәм өченче урын алган командалар CMAS халыкара системасы буенча акваланг белән чумып карау мөмкинлеге алачак.

“Туган як экологиясе” проектлар конкурсы 2017 елның 1нче маенда старт алган иде. Ул туган якның әйләнә-тирә мохитен саклау мәсьәләләрен чишүгә җәмәгатьчелекнең һәм Татарстан Республикасы яшь буынының игътибарын җәлеп итүгә юнәлтелгән.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International