Экология елы кысаларында туган якны өйрәнү музейлары яшьләргә экологик тәрбия бирү Ассоциациясенә берләшергә мөмкин

2017 елның 13 сентябре, чәршәмбе

Экология елы кысаларында Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы Туган як музейларының экологик тәрбия өлкәсендә Ассоциациясен оештырырга планлаштыра. Тиешле тәкъдимнәр Россия Табигать министрлыгында киңәшмәдә формалаштырылды. Ведомство башлыгы Сергей Донской билгеләгәнчә, Ассоциация төзү туган якны өйрәнүне популярлаштыруга, халыкка максималь якынайтылган экологик мәгърифәт мәйданчыклары оештыруга этәргеч ясаячак. Россия табигать министры сүзләре буенча, бүгенге көндә илдә 800гә якын туган якны өйрәнү музее бар, аларны һәрберсендә диярлек тере табигать “почмаклары” бар. Бу учреждениеләрнең һәм милли паркларның визит-үзәкләренең функцияләре бер максат белән берләшкән – төбәк турында, аның табигый, мәдәни һәм тарихи үзенчәлекләре турында өйрәнү һәм белемнәрне популярлаштыру. Сергей Донской милли парклар һәм тыюлыклар экспозицияләре формалаштыру өчен музей мәйданнарын киңрәк файдалану мөмкинлеген булдырырга кушты. Максат – аеруча саклана торган территорияләр эшенә игътибар җәлеп итү һәм эчке экологик туризмны стимуллаштыру. Ассоциацияне гамәлгә кую документларын әзерләү буенча эш төркеме БМОның әйләнә-тирә мохит буенча Прогаммасына этәргеч буенча Россия Илкүләм комитеты (ЮНЕПКОМ) тарафыннан Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә формалаштырылачык. Ассоциациянең гамәлгә кую утырышын 2017 ел ахырына кадәр үткәрү планлаштырыла.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International