19-23 сентябрьдә Хакасия Республикасында тыюлык утраулары дусларының Халыкара яшьләр слеты узачак

2017 елның 13 сентябре, чәршәмбе

19-23 сентябрьдә Хакасия Республикасында Тыюлык утраулары дусларының Халыкара яшьләр слеты узачак, ул Россия тыюлыклар системасының 100-еллыгына багышлана. Чара “Тыюлыклар” экологик-мәгърифәт үзәге һәм Хакасия дәүләт табигый тыюлыгы тарафыннан Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы һәм Хакасия Республикасы Хөкүмәте булышлыгы белән оештырылган.

Тыюлык утраулары дуслары слеты илебезнең табигый һәм мәдәни мирасын саклау эшендә тыюлыкларның һәм милли паркларның мөһим роленә җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итүгә юнәлтелгән. Слетта балалар һәм яшьләр оешмаларының, инициатив төркемнәренең һәм аларның остазларының 300 чамасы вәкиле катнашыр дип көтелә. Бу тыюлыкларга, милли һәм табигый паркларга, бүтән төр тыюлык утрауларына булышу төркемнәренә берләшкән мәктәп укучылары һәм яшьләр. Бу яшь натуралистлар һәм туган якны өйрәнүчеләр, яшь биологлар һәм экологлар, яшь экожурналистлар һәм экологик театрларда катнашучылар, табигатькә хезмәт итәргә мөмкин булган яңа технологияләр белән мавыгучы яшь кешеләр командалары. Катнашучылар арасында россиялеләр белән беррәттән Әзербайҗан, Әрмәнстан, Казахстан, Монголия һәм Үзбәкстаннан кунаклар булачак.

Биш көнлек мероприятие кысаларында волонтерлык акцияләрендә, интерактив ЭКОдәресләрдә һәм мастер-классларда катнашачаклар, Хакасия табигате һәм мәдәнияте белән танышачааклар.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International