Парник газларын чыгару турында хисап бирү тәртибен бозган өчен штраф рәвешендә административ җаваплылык билгеләргә тәкъдим ителә

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон проекты эшләнгәнлеген хәбәр итә.

Парник газларын чыгару турында хисап бирү тәртибен бозган өчен штраф рәвешендә административ җаваплылык билгеләргә тәкъдим ителә.

Административ штраф вазыйфаи затларга, юридик затларга, шәхси эшкуарларга салыначак, шул ук вакытта аның күләме, хокук бозу төренә карап, илле меңнән миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Соңгы яңарту: 2022 елның 27 марты, 21:47

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International