Россиянең су объектлары 2,5 млн. зур һәм кече елганы, 2 млн. күлне үз эченә ала, моңа сусаклагычлар һәм диңгезләр керми

Россиянең су объектлары 2, 5 млн. зур һәм кече елганы, 2 млн. күлне үз эченә ала, моңа сусаклагычлар һәм диңгезләр керми. Россия Федерациясенең Су кодексы нигезендә, сулык ярлары буенча су саклау зонасы аның эчендәге кагыйдәләр белән билгеләнә.

«Су саклау зонасы» төшенчәсе безнең илдә 1936 елда барлыкка килә. Ул вакытта зур елга ярларында урманнарны кисү тыела иде. Тыелган территориянең киңлеге 4 км алып 20 км га кадәр җитә иде.

2007 елда кабул ителгән РФ Су кодексы хәзерге заман трактовкасындагы су саклау зонасының нәрсә икәнлеген аңлата. Законда әйтелгәнчә, кешеләрнең сулык ярларындагы хуҗалык эшчәнлеге алып баруы аларны пычрата, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының ярлылануына китерә. Табигать байлыкларын саклау өчен су объектларының ярлары чикләнгән хокукый режимлы җирләр дип игълан ителде. Россия Федерациясе Су кодексының 65 статьясы бу җирләрнең параметрларына багышланган.

Татарстан Республикасы чикләрендә чикләренең озынлыгы 1400 км җиткән Куйбышев сусаклагычы, шулай ук чикләренең озынлыгы 400 км җиткән Түбән Кама сусаклагычлары урнашкан.

2016 ел Татарстан Республикасында «Су саклау зоналары елы» дип игълан ителде.

Әлеге чара кысаларында республикада су саклау зоналарын норматив хәлгә китерүгә юнәлтелгән тулы бер чаралар җыелмасы үткәрелде.

Мондый чаралар арасында аларны дәүләт кадастр исәбенә кую, ярларны массакүләм тикшерү, хокук бозучыларны законда билгеләнгән җаваплылыкка тарту буенча эш, шулай ук гражданнарның табигать объектларыннан файдалануга хокукларын буенча күзәтчелек аеруча игътибарга лаек.

Әлеге чараларның барлык күләмен исәпкә алып, һава шартлары начарлана башлаганчыга кадәр Куйбышев сусаклагычының яр буе полосасын тикшерү төгәлләнде.

«Татарстан Республикасында Су саклау зоналары елы» кысаларында, табигатьне саклау прокуратурасы һәм аның күзәтчелеге органнары барлыгы 2447 хокук бозу очрагын ачыклаган, аларны бетерү максатларында 43 гариза, 184 күрсәтмә кертелгән, 1198 гаепле зат административ җаваплылыкка тартылган, законнарга каршы килүче 112 хокукый актка протест ясалган, судларга 85 дәгъва гаризасы җибәрелгән, 365 законсыз объект демонтажланган, шуның белән беррәттән, гражданнар су объектларының яр буе полосаларына һәм аларның акваторияләренә ирекле рәвештә керә алу мөмкинлегенә ия булган.

Башкарылган эш нәтиҗәләре һәм Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы кабул иткән су саклау зоналары һәм яр буе саклау полосалары турында, күрсәтелгән сусаклагычларны куллануның аерым шартлары булган зоналар (100%) турында белешмәләр күчемсез милекнең дәүләт кадастрына кертелде, моннан тыш, 2016-2017 елларда Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларының яр буе линиясе чикләре билгеләнде, алар турында белешмәләр күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына кертелде.

Татарстан Республикасы территориясендә 15 меңнән артык су объекты бар, су саклау зоналары һәм яр буе саклау полосалары озынлыгы 44 мең км. җитә. Хәзерге вакытта җирлекләрдә урнаштырылган һәм махсус шартлары булган 21,5 мең км. дан артык зона дәүләт кадастр исәбенә куелган, ягъни бу су саклау зоналарының һәм яр буе саклау полосаларының 48% ка якын өлеше дип санала.

2013 елдан башлап хәзерге вакытта кадәр табигатьне саклау прокуратурасы төбәкләрдәге су объектларына карата дәүләт хакимияте органына җирдә су саклау зоналары һәм яр буе саклау полосалары чикләрен билгеләү, дәүләт кадастр исәбенә кую һәм билгеләү бурычын йөкләү турында 70 гариза тапшырган.

Суд карарларын үтәү йөзеннән, дәүләт органы су объектларының чикләрен билгеләү һәм кадастр исәбенә кую буенча эшләр башкарды, хәзерге вакытта җирлеләрдә махсус мәгълүмат тамгаларын билгеләү буенча эш оештырылды.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Экология һәм табиать ресуслары министрлыгы 2019 елдан 2022 елга кадәр 108 су объектына карата су саклау зоналары һәм яр буе саклау полосалары чикләрен билгеләү, кадастр исәбенә кую һәм җирдә урнаштыру буенча эшләр башкаруны планлаштыра.

 

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы, күзәтчелек эшчәнлеге барышында, су объектлары акваториясен биләп торган җир кишәрлекләрен булдыру буенча күп санлы фактларны ачыклый.

Мәсәлән, Татарстан Республикасында табигатьне саклау прокуратурасының дәгъва гаризасы буенча Куйбышев сусаклагычы акваториясенең 7 гектарыннан артыгы бушатылган.

Тикшерү барышында ведомство Куйбышев сусаклагычы акваториясенең бер өлешен биләп торган җир кишәрлекләрен законсыз формалаштыру фактын ачыклый.

Прокуратура Татарстан Республикасы буенча Дәүләт регистрациясе, кадастр һәм катография буенча федераль хезмәт идарәсе белгечләрен җәлеп итеп үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә, Куйбышев сусаклагычы акваториясенә 7 гектардан артык (71,709 кв.м) җир кишәрлекләре салу факты ачыкланды.

Ачыкланган хокук бозулар Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетына прокуратурның күрсәтмәләр кертүе өчен нигез булды. Муниципаль орган әлеге җир кишәрлекләре турындагы мәгълүматларны Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан чыгару буенча озак вакытлар нәтиҗәле чаралар күрегә бәйле рәвештә, прокуратура судка дәгъва гаризалары биргән.

Суд прокурор таләпләрен тулы күләмдә канәгатьләндергән, күрсәтелгән җир кишәрлекләре чикләре турындагы белешмәләрне Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан төшереп калдыру турында карарлар кабул иткән.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы буенча Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестры идарәсе күрсәтелгән җир кишәрлекләре чикләре турындагы мәгълүматларны Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан төшереп калдырды.

Соңгы яңарту: 2022 елның 27 марты, 22:00

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International