Дәүләт җир күзәтчелеге турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертелде

Казан районара табигать саклау прокуратурасы аңлата: "Дәүләт җир күзәтчелеге турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында" 2017 елның 8 сентябрендәге 1084 санлы РФ Хөкүмәте карары белән Дәүләт җир күзәтчелеге турында нигезләмәгә (2015 елның 2 гыйнварындагы 1 санлы Россия Хөкүмәте карары белән расланган) үзгәрешләр кертелде.

Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәт тарафыннан "Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең әйләнеше турында" 2002 елның 24 июлендәге 101-ФЗ санлы Федераль закон белән әйләнешләре җайга салынган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә карата дәүләт җир күзәтчелеген гамәлгә ашырганда рискны ачыклау алымын куллану каралган.

Дәүләт күзәтчелеге объектларын рискның билгеле бер төренә кертү критерийлары, риск категориясен бирүгә бәйле рәвештә, планлы тикшерүләр үткәрүнең кабатлану саны билгеләнә.

Өч риск категориясе кертелгән: урта, уртача, һәм түбән.

Урта (средний) риск категориясенә караган җир кишәрлекләренә карата планлы тикшерүләр өч елга бер тапкырдан ешрак була алмый.

Уртача (умеренный) риск категориясенә караган җир кишәрлекләренә карата планлы тикшерүләр - биш елга бер тапкырдан ешрак түгел.

Түбән риск категориясенә караган җир кишәрлекләренә карата планлы тикшерүләр үткәрелми.

Соңгы яңарту: 2018 елның 26 ноябре, 09:45

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International