“Дәүләти һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында” 05.04.2013 N 44-ФЗ РФ Федераль законына үзгәрешләр кертелде

“Дәүләти һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында” Федераль законның 41нче  һәм 94нче статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” 27.12.2018  ел, N 512-ФЗ Федераль законда дәүләти һәм муниңипаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә экспертизалар нәтиҗәләрен рәсмиләштерүгә карата бердәм таләпләр билгеләнгән.

“Дәүләти һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында” Федераль законда күздә тотылган очракларда эксперт яки эксперт оешмасы тарафыннан үткәрелә торган экспертиза нәтиҗәләре бәяләмә рәвешендә рәсмиләштерелә, аңа эксперт яки эксперт оешмасының вәкаләтле вәкиле кул куя. Бәяләмә нигезле, гадел булырга һәм РФ законына туры килергә тиеш.

Дөрес булмаган экспертиза нәтиҗәләрен, эксперт бәяләмәсен яки белә торып ялган эксперт бәяләмәсен тапшырган өчен, эксперт, эксперт оешмасы, эксперт оешмасының вәкаләтле вәкиле тарафыннан экспертиза үткәрүдә үзенә катнашырга ярамавы турында заказчыга һәм товар җибәрүчегә (подрядчы, эш башкаручы) язмача хәбәр итү турында таләпләрне үтәмәгән өчен, вазыйфаи затлар РФ законы нигезендә җавап бирә.

Шулай ук “Дәүләти һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында” Федераль законның 93нче статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 27.12.2018  ел, N 512-ФЗ Федераль законда бердәнбер товар җибәрүчедән сатып алуларны хәл итү турында РФ Хөкүмәте актларын карап тотуга карата таләпләр аныкланган.

“Дәүләти һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында” Федераль законда, бердәнбер товар җибәрүчедән (подрядчы, эш башкаручы) сатып алу, башка очраклардан тыш, РФ Президенты указы яки боерыгы нигезендә билгеләнгән бердәнбер товар җибәрүчедән (подрядчы, эш башкаручы) дәүләт ихтыяҗлары өчен сатып алуларны хәл иткәндә, яки, РФ Президенты йөкләмәләрендә билгеләнгән очракларда, РФ Хөкүмәте карары яки боерыгы белән билгеләнгән товар җибәрүчедән (подрядчы, эш башкаручы) сатып алу хәл ителергә мөмкин, дип билгеләнгән.

Үзгәрешләр нигезендә, бердәнбер товар җибәрүчене (подрядчы, эш башкаручы) билгеләү турында актта контракт предметы, контракт срогының чиге, бердәнбер товар җибәрүченең (подрядчы, эш башкаручы) контракт буенча бурычларын шәхсән үзе башкарырга тиешлеге яки контрактны үтәүгә субподрядчылар, башкарышучыларны җәлеп итү мөмкинлеге һәм бердәнбер товар җибәрүче (подрядчы, эш башкаручы) тарафыннан үз бурычларын шәхсән башкару күләменә карата таләпләрне күрсәтү зарурилыгы, шулай ук заказчының контрактны үтәү таләбен билгеләү бурычының билгеләнергә мөмкин булуы күрсәтелгән. Мондый актлар һәм поручениеләр проектларын әзерләү тәртибе һәм, контракт бәясенең нигезләнешен кертеп, әлеге проектларны әзерләгәндә кушып бирелә торган документлар исемлеге РФ Президентының хокукый акты нигезендә билгеләнә.

Соңгы яңарту: 2019 елның 24 гыйнвары, 09:42

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International