"Аучылык һәм аучылык ресурсларын саклау турында һәм РФнең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" законына аучылык хуҗалыгы килешүләрен төзүгә хокукларны ачыклаучы үзгәрешләр кертелде

"Аучылык һәм аучылык ресурсларын саклау турында һәм РФнең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" Федераль законның 71 статьясына үзгәрешләр кертү турында" 2017 елның 29 июлендәге 224-ФЗ санлы Федераль закон белән кертелгән үзгәрешләр нигезендә, аучылык хуҗалыгы килешүләре аукцион үткәрүдән тыш 49 елга территорияләрне яки акваторияләрне файдалануга бирү турында шартнамәләрдә күрсәтелгән аучылык җирләренә карата төзелә ала.
Мондый хокук 2010 елның 1 апреленә кадәр алынган лицензия нигезендә хайваннар дөньясыннан файдаланучы һәм әлеге лицензияләрнең шартларын үтәүче затларга бирелә.

 Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы аңлата. 

Соңгы яңарту: 2018 елның 26 ноябре, 09:46

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International