Юридик зат, шәхси эшкуар тикшерүдән качарга тырышса, контрольлек органы кабат контроль чарасы үткәрергә хокуклы

"Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ санлы Федераль законга 2016 елның 3 июлендәге 277-ФЗ санлы закон белән кертелгән үзгәрешләр белән 12 статьяга 7 пункт өстәлгән, аның нигезендә, урынга барып тикшерү мөмкинлеге булмаган очракта, контрольлек органы кабат контроль чарасы үткәрергә хокуклы булачак.

Планлы яки планнан тыш тикшерү үткәрү түбәндәге очракларда мөмкин түгел, дип санала:

- шәхси эшкуарның, аның вәкаләтле вәкиленең, юридик зат җитәкчесенең яки башка вазыйфаи затның урында булмавы; 

- юридик зат, шәхси эшкуар тарафыннан эшчәнлекнең фактик гамәлгә ашырылмавы; 

- шәхси эшкуарның, аның вәкаләтле вәкиленең, юридик зат җитәкчесенең яки башка вазыйфаи затның тикшерү үткәрү мөмкинлеген бирмәгән башка гамәлләре (гамәл кылмавы).

Дәүләт контроле (күзәтчелеге), муниципаль контрольлек органының вазыйфаи заты, сәбәбен күрсәтеп, тиешле тикшерүне үткәрүнең мөмкин булмавы турында акт төзи һәм әлеге акт төзелгән көннән алып, 3 ай дәвамында юридик зат, шәхси эшкуарга карата, планлы тикшерүләрнең еллык планына кертмичә һәм юридик затка, шәхси эшкуарга алдан хәбәр итмичә, урынга барып планлы яки планнан тыш тикшерү үткәрү турында карар кабул итәргә хокуклы.

Әлеге үзгәрешләр 2017 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы аңлата.

Соңгы яңарту: 2018 елның 26 ноябре, 10:02

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International