Татарстан Республикасында суд, табигатьне саклау прокуроры таләбе белән килешеп, җирле үзидарә органына йөзү чарасы җимерекләрен чыгаруны оештыруны йөкләгән

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы суларны саклау турында закон үтәлешенә тикшерү үткәргән.

 Республиканың Лаеш районы территориясендә, Идел елгасының сул яктагы ярында, тану билгеләре булмаган хуҗасыз йөзү чарасы (баржа корпусы җимерекләре) калдырылганлыгы билгеләнгән.

Әлеге судно, бик нык таркалган-җимерелгән, күп детальләре каядыр юкка чыккан булуы сәбәпле, үзенең куллану үзенчәлекләрен җуйган, шунлыктан функциональ билгеләнеше буенча файдалану өчен яраксыз хәлгә килгән. Моннан тыш ул Куйбышев сусаклагычы акваториясен пычратып тора.

Табигатьне саклау прокуроры, закон бозуны юкка чыгару максатыннан, җирле үзидарә органына баржа корпусы калдыкларын чыгаруны йөкләү таләбе белән, судка мөрәҗәгать иткән.

Суд прокурор таләпләрен тулысынча канәгатьләндергән.

 

Соңгы яңарту: 2019 елның 15 марты, 19:14

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International