Татарстан Республикасында табигать саклау прокуратурасы тарафыннан каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә коммуналь хезмәтләргә түләүне нигезсез исәпләү факты билгеләнде

Казан районара табигать саклау прокуратурасы җитештерү һәм куллану калдыклары турында законнар үтәлешенә тикшерү үткәрде.
Билгеләнгәнчә, республикада күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлешендә күрсәтелгән коммуналь хезмәтләргә тариф төбәк операторы тарафыннан бер айга бер кешегә 71,95 сумга кадәр киметелгән, ягъни чик дәрәҗәдәгегә караганда түбәнрәк итеп билгеләнгән. 
Болар белән берлектә, 2019 елның гыйнварында идарәче компания тарафыннан Казан шәһәрендәге йортларның берсендә яшәүчеләргә каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча коммуналь хезмәтләр өчен түләү билгеләнгән тарифны 20%ка арттырып исәпләнгән.
Закон бозылуны чикләү максатында прокуратура тарафыннан оешма җитәкчесенә күрсәтмә чыгарылды. 
Күрелгән прокурор йогынтысы чаралары ярдәмендә 252 гражданга каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча коммуналь хезмәткә нигезсез исәпләнгән түләү төзәтеп исәпләнгән, хокук бозу очрагы бетерелгән.

Соңгы яңарту: 2019 елның 12 апреле, 21:12

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International