Татарстан Республикасында табигать саклау прокуратурасы таләбе буенча суд законсыз яулап алынган су фонды җирләрен һәм Иделнең яр буе полосасын дәүләт мөлкәтенә кайтаруны йөкләде

Казан районара табигать саклау прокуратурасы суларны саклау турында законнар үтәлешен тикшерү барышында федераль мөлкәттә торучы 400 кв. м. артык яр буе полосасын һәм су фонды җирләрен Лаеш районындагы җир кишәрлеге составына кертү фактын ачыклады.   

Билгеләнгәнчә, җир милекчесе тарафыннан кишәрлекнең чикләрен тәгаенләштергәндә Куйбышев сусаклагычы акваториясен һәм ярны биләп алу хисабына аны законсыз арттыру эше башкарылган. Бетон мәйданчык һәм бассейн төзелгән.

Закон бозылу очракларын бетерү максатында табигать саклау прокуроры законсыз биләп алынган акваторияне һәм су объектының яр буе полосасын бушату, формалаштырылган җир кишәрлегенә милекчелек хокукын законсыз дип тану, корылманы сүтү таләбе белән судка мөрәҗәгать итте.

Татарстан Республикасы Лаеш районы суды тарафыннан прокуратура таләпләре тулы күләмендә канәгатьләндерелде. Суд карарының үтәлеше прокуратура контролендә тора.

Соңгы яңарту: 2019 елның 12 апреле, 21:15

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International