Татарстан Республикасында табигатьне саклау прокуратурасы тәкъдиме буенча коррупциягә каршы законнарны бозган өчен 11 вазыйфаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы атмосфера һавасын саклау өлкәсендә дәүләт идарәсен гамәлгә ашыручы учреждениеләрдә коррупциягә каршы тору турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.

«Татарстан Республикасының гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесендәге вазыйфаи затларының кадрлар хезмәтенә керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында дөрес һәм тулы булмаган мәгълүмат бирүләре ачыкланды.

Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү максатыннан, табигатьне саклау прокуроры учреждение җитәкчесенә күрсәтмә бирде.

Прокурор күрсәтмәләре актын карау нәтиҗәләре нигезендә, оешмадагы хокук бозуларны бетерү буенча чаралар күрелгән, коррупциягә каршы законнарны бозган өчен 11 вазыйфаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

Соңгы яңарту: 2022 елның 21 марты, 21:57

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International