Татарстан Республикасында күрелгән прокурор йогынтысы чаралары нәтиҗәсендә юридик затка карата законсыз тикшерү уздыруга чик куелды

Казан районара табигать саклау прокуратурасы тарафыннан, планлы тикшерүләр уздыруның еллык планын чагыштыру барышында, закон бозылу очраклары ачыкланды.
Билгеләнгәнчә, Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары тарафыннан "Наиком" ҖЧҖ карата урынга чыгып планлы тикшерү уздыру турында күрсәтмә чыгарылган.
Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестрындагы белешмәләргә караганда, җәмгыять күрсәтелгән реестрга кертелгән һәм микропредприятие категориясенә карый.
Шуңа бәйле рәвештә, эшкуарларның хокукларын яклау турындагы законнар нигезендә, кече эшкуарлык субъектларына кертелгән юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга карата планлы тикшерүләр 2016 елның 01 гыйнварыннан башлап 2018 елның 31 декабренә кадәр үткәрелми.
Закон бозылу очрагын бетерү максатында табигать саклау прокуроры законсыз күрсәтмәгә каршылык белдерде, аны карау нәтиҗәсендә күрсәтмә гамәлдән чыгарылды. Юридик затка карата тикшерү уздыру өчен күрсәтмә нигезендә билгеләнгән дәүләт инспекторларына закон бозуның ярамаганлыгы турында кисәтү бирелде.
Законсыз уздырыла башлаган тикшерү туктатылды.

Соңгы яңарту: 2019 елның 12 апреле, 21:10

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International