Кайбер экологик җинаятьләр өчен җаваплылык катгыйланды

2018 елның 27 июнендәге 157-ФЗ санлы федераль закон белән Россия Федерациясе Җинаять кодексының 253, 256, 258 һәм 258.1 статьяларына үзгәрешләр кертелде.

Әйтик, җинаятьнең объектив ягын характерлаучы билгеләрне аныклау максатларында, РФ ҖКның 253 статьясы яңа редакциядә бәян ителә ("континенталь шельф турында һәм Россия Федерациясе махсус икътисадый зонасы турында Россия Федерациясе законнарын бозу"). 

РФ ҖК 258 ст. 1 өлеше буенча ("законсыз ау") җинаять кылган өчен - 2 елга кадәр, ә РФ ҖК 258 ст. 2 өлеше буенча 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Статьяга шулай ук зур (40 мең сумнан артык) һәм аеруча зур зыян (120 мең сумнан артык) турында искәрмә өстәлгән.

РФ ҖК 258.1 ст.да массакүләм мәгълүмат чараларын яисә электрон яки мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләрен, шул исәптән "Интернет" челтәрен файдаланып, Россия Федерациясе Кызыл китабына кертелгән һәм (яки) халыкара шартнамәләр белән саклана торган төрләргә караучы аеруча кыйммәтле кыргый җәнлекләрне һәм су биологик ресурсларын, аларның өлешләрен һәм дериватларын законсыз сатып алу яки сату өчен җинаять җаваплылыгы кертелгән.

Соңгы яңарту: 2018 елның 19 ноябре, 09:26

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International