Экологик иминлек тәэмин итү һәм экологик мониторинг идарәсе

назад

Министрлыкка бирелгән вәкаләтләр чикләрендә үзенә йөкләнгән бурычлар нигезендә Идарә түбәндәге вазыйфаларны башкара:


1. Татарстан Республикасының экологик, социаль һәм икътисади шартларын исәпкә алып, объектларның дәүләт экология экспертизасы һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә нормалаштыруга караган Татарстан Республикасы норматив хокук актлары проектларын эшләү һәм ТР Министрлар Кабинетына кертү;
2. Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик иминлек өлкәсендә федераль, республика максатчан программаларын һәм проектларын эшләүдә һәм гамәлгә ашыруны тәэмин итүдә катнашу;
3. Әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча закон, норматив хокук актлары проектларын, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары карарларын әзерләүдә катнашу;
4. Татарстан Республикасы территориясендә әйләнә-тирә мохит торышын һәм табигый байлыклардан файдалануны комплекслы бәяләү һәм фаразлауда катнашу;
5. Дәүләт экология экспертизасы өлкәсендә:
төбәк дәрәҗәсендәге объектларның дәүләт экология экспертизасын оештыру һәм үткәрү;
алда көтелгән һәм үткәрелә торган экология экспертизалары һәм аларның нәтиҗәләре турында халыкка хәбәр итү;
экология экспертизасы өлкәсендә Россия Федерациясе тарафыннан тапшырылган вәкаләтләрне башкару, гамәлгә ашырылган очракта, максатчан фараз күрсәткечләренә ирешү турындагы хисаплылыкны, тапшырылган вәкаләтләр буенча Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнары кабул итә торган норматив хокук актларының нөсхәләрен үз вакытында билгеләнгән формада вәкиллекле федераль органга тапшыру;
Татарстан Республикасы территориясе чикләрендә әйләнә-тирә табигый мохиткә турыдан-туры яки читләтеп йогынты ясый алган экология экспертизасы объектлары турында тиешле дәүләт хакимияте органнарыннан мәгълүмат алу, һәм әлеге мәгълүматны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына тапшыру;
Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашырган очракта һәм Татарстан Республикасы чикләрендә Россия Федерациясенең башка субъекты тарафыннан ниятләнгән хуҗалык һәм башка төр эшчәнлекнең әйләнә-тирә мохиткә йогынты ясау ихтималы очрагында, экология экспертизасы объектларының дәүләт экология экспертизасы эксперт комиссиясе утырышларында күзәтүчеләр сыйфатында катнашу өчен экспертлар җибәрү турындагы тәкъдимнәрне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына юллау.
6. Әйләнә-тирә мохиткә йогынты ясауны нормалаштыру өлкәсендә:
Татарстан Республикасы территориясендә әйләнә-тирә мохиткә чыгарылган зарарлы матдәләрне нормалаштыруны оештыру һәм гамәлгә ашыру, табигый байлыклардан файдалану, калдыкларны урнаштыру чикләрен билгеләү;
Федераль дәүләт экология контроле карамагында булган хуҗалык һәм башка төр эшчәнлек объектларыннан кала, хуҗалык һәм башка төр эшчәнлек объектлары өчен әйләнә-тирә мохиткә йогынты ясауны нормалаштыру буенча эшләр башкару тәртибен билгеләү;
Федераль дәрәҗәдә билгеләнгән таләпләр һәм нормалардан ким итмичә, тиешле таләпләре һәм нормалары булган әйләнә-тирә мохит сыйфаты нормативларын билгеләү;
һавага чыгарыла торган зарарлы матдәләрнең тиешле нормативларын (вакытлыча килешенгән зарарлы матдәләр күләме чикләрен) билгеләү, пычраткыч матдәләр чыгаруның стационар чыганакларына ия һәм федераль дәүләт экология контроле карамагындагы объектлары булмаган юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар өчен атмосферага зарарлы матдәләр чыгаруга рөхсәтләр бирү;
атмосфера һавасын саклау өлкәсендә вәкиллекле махсус федераль башкарма хакимият органының территориаль органы күрсәтмәсе буенча, һавага чыгарыла торган зарарлы матдәләрнең тиешле күләменә этаплап ирешү вакытларын билгеләү;
әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясауның тиешле нормативлары нигезендә, калдыкларны урнаштыруга чикләр билгеләү;
табигатьтән файдаланучыларның җитештерү процессының үзгәрмәүчәнлеге, кулланыла торган чимал һәм барлыкка килә торган калдыклар турындагы техник хисапларын карау һәм кабул итү;
хуҗалык һәм башка төр эшчәнлекләре нәтиҗәсендә калдыклар барлыкка килә торган кече һәм уртакул эшмәкәрлек субъектлары тарафыннан белешмә тәртибендә бирелә торган калдыклар барлыкка килү, куллану, зарарсызландыру һәм урнаштыру турындагы хисапларны кабул итү һәм карау;
Татарстан Республикасы билгеле бер территорияләр һәм (яки) акваторияләр чикләрендә урнашкан барлык чыганакларның әйләнә-тирә мохиткә йогынтысын җайга салу максатларында тирә-юньгә антропоген йөкләнешнең тиешле нормативларын эшләүне тәэмин итү;
Татарстан Республикасында атмосферага зарарлы матдәләр чыгару параметрларын алга таба нормалаштыру максатыннан, республиканың эре шәһәрләрендә атмосфера һавасы пычрануның җыелма исәпләрен башкаруга юнәлтелгән эшләрне оештыру;
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренә, административ районнарына экология паспортлары бирүне гамәлгә ашыруда катнашу;
Татарстан Республикасы чикләрендә билгеле бер территорияләр һәм (яки) акваторияләрнең табигый үзенчәлекләрен исәпкә алып, әйләнә-тирә мохиткә йогынтының тиешле нормативлары нигезендә, әлеге территорияләр һәм (яки) акваторияләрдәге хуҗалык һәм башка эшчәнлекнең әйләнә-тирә мохиткә йогынтысының һәр төре һәм барлык чыганакларның уртак йогынтысы буенча тирә-юньгә антропоген йөкләнешнең тиешле нормативларын билгеләүдә катнашу;
Министрлыкның мәгълүмат-аналитика системасы кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты чыганакларын исәпкә алуда катнашу;
юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә түбәндәге планнарны карау һәм килештерү:
- әйләнә-тирә мохиткә чыгарылган һәм түгелгән зарарлы матдәләргә чик билгеләү өчен аларны киметү;
- авария нәтиҗәсендә нефть һәм нефть продуктлары түгелүне кисәтү һәм бетерү;
- тискәре метеорологик шартлар чорында атмосферага зарарлы матдәләр чыгаруны киметү буенча чараларның;
Татарстан Республикасы законнары белән хуҗалык һәм башка төр эшчәнлек башкарганда республика территориясендә әйләнә-тирә мохиткә йогынты ясауның тиешле нормативларын билгеләү буенча тәкъдимнәр эшләүдә катнашу һәм аларны кертү;
7. Экологик мониторинг өлкәсендә:
үз вәкаләтләре чикләрендә Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохит торышын күзәтү буенча территориаль системаларның эшләвен һәм аларны үстерүне тәэмин итү;
Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохит торышын күзәтү буенча территориаль системаларны төзү һәм аларның эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча махсус вәкиллекле дәүләт органнары белән хезмәттәшлек итү;
Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохит торышын күзәтү мәгълүматлары буенча мәгълүмат-аналитика системалары эшендә катнашу;
Федераль башкарма хакимият органнары белән берлектә әйләнә-тирә мохит торышы, һәм аңа йогынты ясаучы объектларның мәгълүмат базаларын алып баруда катнашу;
төбәк дәүләт экология күзәтчелеге башкарыла торган әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты объектлары һәм чыганакларының исәбен алып баруда катнашу;
Татарстан Республикасында әйләнә-тирә мохит мониторингы системасын үстерү өлешендә дәүләт экология сәясәтенең төп юнәлешләре буенча тәкъдимнәр эшләү;
“Татарстан Республикасының табигый байлыклары торышы һәм әйләнә-тирә мохите саклау турында”гы еллык дәүләт докладының бүлекләрен әзерләүдә катнашу;
Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохит торышын күзәтү буенча территориаль системаларны төзү һәм аларның эшләве буенча республика программаларын әзерләүдә катнашу.
8. Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә:
Идарә вәкаләтләре чикләрендә, закон нигезендә, Татарстан Республикасы территориясендә эре инвестиция проектларын әзерләгәндә һәм гамәлгә ашырганда, шулай ук сәнәгать үзәкләрен, кластерларын һәм республиканың эре шәһәрләрен үстергәндә, имин әйләнә-тирә мохитне саклауны, экологик иминлек һәм техноген йөкләнешне киметүне тәэмин итүне гарантияләүче әйләнә-тирә мохиткә хуҗалык һәм башка төр эшчәнлекнең йогынтысын дәүләти җайга салуда катнашу;
Татарстан Республикасында экологик сертификатлаштыру белән бәйле эшләрне үстерү буенча тәкъдимнәр әзерләү;
Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашырыла торган табигать саклау программаларын һәм проектларын финанслауга, шул исәптән әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик иминлекне тәэмин итү өчен инвестицияләр җәлеп итү буенча тәкъдимнәр әзерләү;
территориаль планлаштыру документлары проектларын карау;
әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны икътисади бәяләү;
Татарстан Республикасында экологик аудит һәм экологик сертификатлаштыруны үстерүдә катнашу;
законнар нигезендә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә бүтән вәкаләтләрне башкару.
9. Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә мәгълүмат-аналитика, методологик тәэмин итү, экологик тәрбия һәм оештыру-координация, экологик-икътисади эшчәнлек өлкәсендә:
әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны нормалаштыруны, дәүләт экология экспертизасын, экологик мониторингны методик тәэмин итүдә катнашу;
республика мәгълүмат-аналитика системасының состав өлеше буларак, Министрлыкның автоматлаштырылган мәгълүмат-аналитика системасын үстерүдә катнашу;
Татарстан Республикасында дәүләт экология экспертизасын, әйләнә-тирә мохиткә йогынты нормалаштыруны оештыру һәм уздыру тәртибенең Россия Федерациясе, Татарстан Республикасының норматив хокук актлары таләпләренә, шулай ук норматив-техник һәм инструкция-методик документларның таләпләренә яраклылыгын тәэмин итү;
“Татарстан Республикасында әйләнә-тирә мохит һәм табигатьтән файдалану торышы турында”гы еллык Дәүләт докладының дәүләт экология экспертизасына, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә нормалаштыруга, әйләнә-тирә мохит мониторингына кагылышлы бүлекләрен әзерләүдә катнашу;
Татарстан Республикасы табигатьтән файдаланучыларының табигать саклау чараларын гамәлгә ашыру белән бәйле эшләрне җайга салуны тәэмин итү;
гамәлгә ашырыла торган табигать саклау чараларының нәтиҗәлелеген бәяләү;
планлаштырылган һәм гамәлгә ашырыла торган табигать саклау чараларының нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлтелгән тәкъдимнәрне әзерләү;
дәүләт экология экспертизасы, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә нормалаштыру, экологик мониторинг мәсьәләләре буенча Министрлыкның структур бүлекчәләре эшчәнлеген билгеләнгән тәртиптә җайга салу;
дәүләт экология экспертизасы, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә нормалаштыру, экологик мониторинг өлкәсендә норматив документлар һәм методик рекомендацияләр эшләүдә катнашу;
Татарстан Республикасының башкарма хакимият органнары вәкаләтләре чикләрендә, оештыру-хокукый төрләренә бәйсез рәвештә, Татарстан Республикасы территориясендәге оешмаларның эшчәнлеген координацияләү буенча тәкъдимнәр әзерләү:
мәгълүмат экология системасын төзү һәм үстерү буенча,
җитештерүне һәм технологик процессларны ихтыяри экологик сертификатлаштыруны гамәлгә кертү буенча,
экологик иминлекне тәэмин итү, экологик тәрбия һәм белем бирү системасын үстерү буенча,

экологик программаларны һәм әйләнә-тирә мохитне саклау чараларын гамәлгә ашыру буенча;
әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалануны җайга салуга бәйле идарә органнары системалары, предприятиеләр һәм оешмалар өчен кадрлар әзерләү, яңадан әзерләү һәм аларның квалификацияләрен күтәрүдә катнаша;
Министрлык эшчәнлеге өлкәсендә конгресслар, конференцияләр, семинарлар, күргәзмәләр һәм башка чараларны оештыруда катнашу.

Гәрәева Алия Дамир кызы
Экологик иминлек тәэмин итү һәм экологик мониторинг идарәсе
Гәрәева Алия Дамир кызы
Идарәнең мөдире
Телефон:
267-68-90
Email:
Илназ Таһир улы Фәтхуллин
Телефон:
267-68-31
Email:
Планлаштырулучы эшчәнлекне бәяләү бүлеге
Богатырёв Сергей Адольфович
Бүлек җитәкчесе
Телефон:
267-68-81
Email:
Экология өлкәсендә нормалаштыру бүлеге
Закирова Елена Владимировна
Бүлек башлыгы
Телефон:
267-68-83
Email:
Экологик мониторинг бүлеге
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International