2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе

Хөрмәтле Татарстан халкы!

Быел Татарстанның Стратегия-2030 программасына 3 ел тула, без аны бергәләшеп эшләдек. Стратегияне раслау турында закон (2015 ел, 7 июнь, № 40-ТРЗ) нигезендә 3 елга бер мәртәбә, зарурлык булганда, аңа төзәтмәләр кертү каралган.

Татарстан Республикасы Президенты Миңнеханов Рөстәм Нургалиевич йөкләмәсе нигезендә Стратегия-2030 үзгәрешләр кертү эше уздырыла. Иң беренче нәүбәттә ул 2035 елга кадәр эшләнә торган Россия Федерациясен үстерү стратегиясенә туры килергә, шулай ук үсеш алучы цифрлы икътисадта барлыкка килүче технологияләрне исәпкә алырга тиеш.

Ахыр чиктә республиканы үстерүдә дәвамлы ориентирларны аеруча тулы чагылдыра торган документны алу өчен, әлеге эштә мәнфәгатьле барлык якларның да катнашуы кирәк.

Әле 2008 елда ук "2020 елга кадәр Россияне үстерү стратегиясе турында" Дәүләт советының киңәйтелгән утырышында Владимир Владимирович Путин әйткәнчә: "... безнең дәвамлы ориентирлар һәркемгә аңлаешлы булырга тиеш, ил гражданнары тарафыннан хуплау табарга тиеш".

Шуңа күрә дә безнең өчен Сезнең фикерегез мөһим. Республикада яшәүче һәркемгә аның киләчәген билгеләүдә катнашу мөмкинлеге бирелә.

Моның өчен Стратегия-2030 сайтына (tatarstan2030.ru) керергә кирәк, анда "Стратегия турында фикер алышуда катнашыгыз" бүлегендә үз тәкъдимнәреңне калдырырга кирәк.

Безнең уртак эшебез яңа алгарышлы карарларны гамәлгә ашыру һәм тулаем алганда Татарстан Республикасының глобаль конкурентлылык дәрәҗәсенә ирешү мөмкинлеген бирәчәк.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International