Структур мөстәкыйль кассация судлары һәм гомуми юрисдикциядәге апелляция судлары булдырылды

Гомуми юрисдикциядәге кассация судларын һәм гомуми юрисдикциядәге аппеляция судларын булдыру белән бәйле рәвештә, "Россия Федерациясе суд системасы турында" Федераль конституция законына һәм аерым федераль конституция законнарына үзгәрешләр кертү турында" 2018 елның 29 июлендәге 1-ФКЗ санлы Федераль конституция законы белән гомуми юрисдикциядәге федераль судларның һәм хәрби судларның системасы үзгәртелде: мөстәкыйль кассация һәм апелляция судлары пәйда булачак. Әлеге федераль конституция законы белән гомуми юрисдикциядәге федераль судларга караучы структур мөстәкыйль кассация һәм апелляция судлары булдырылды. 

Алар тиешле суд кассация һәм апелляция округлары территориясе чикләрендә гамәлдә. Барлыгы гомуми юрисдикциядәге 9 кассация һәм 5 апелляция суды булдырылачак. Аларның кайсы төбәкләр территориясендә эшләячәге билгеләнгән. Судларның даими булу урыннары тәгаенләнгән. Даими судлар оештыру мөмкинлеге каралган. 

Гомуми юрисдикциядәге кассация суды законлы көченә кергән суд актларына карата шикаятьләр һәм күрсәтмәләр буенча кассация инстанциясе суды сыйфатында эшләрне, шулай ук яңа яки кабат ачылган шартлар буенча эшләрне карый. Гомуми юрисдикциядәге апелляция суды Федерация субъектлары судлары тарафыннан беренче инстанция суды сыйфатында кабул ителгән һәм законлы көченә кермәгән шикаятьләр һәм күрсәтмәләр буенча апелляция инстанциясе суды сыйфатында эшләрне, шулай ук яңа яки кабат ачылган шартлар буенча эшләрне карый.
Билгеләнгән тәртипнең элеккесеннән принципиаль аермасы шунда: төрле судлар арасында суд карарларын апелляция һәм кассация тәртибендә тикшерү һәм яңадан карау буенча функцияләрне төгәл бүлү булачак, элек алар бер үк судларда карала иде.
Әлеге судларның үз эшчәнлеге башлау көне турында карарны Россия Федерациясе Югары суды Пленумы кабул итә һәм бу хакта 2019 елның 1 октябреннән дә соңга калмыйча белдерә. 

Соңгы яңарту: 2018 елның 19 ноябре, 09:22

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International