Су объектларында ясалма җир кишәрлекләре төзү тәртибенә үзгәрешләр кертелгән

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы  30.12.2021 № 492-ФЗ федераль закон белән федераль милектә булган су объектларында төзелгән ясалма җир кишәрлекләре турындагы законга үзгәрешләр кертелүе турында аңлата.

Федераль милектәге су объектында ясалма җир кишәрлеге төзү турында шартнамә төзү хокукына ачык аукцион уздыру кирәклеге турында нигезләмә төшереп калдырылган.

Федераль милектәге су объектында ясалма җир кишәрлеге төзүне яисә аның өлешен төзүгә рөхсәт шулай ук, әгәр аны төзү инициаторы федераль башкарма хакимият органы, Россия Федерациясе субъекты дәүләт хакимияте органы яисә җирле үзидарә органы булса, йә ясалма җир кишәрлеген төзү концессия килешүе кысаларында гамәлгә ашырылса, мондый кишәрлекне төзү өчен кирәкле эшләрне башкару өчен нигез булып тора.

Моннан тыш, законда шулай ук ясалма җир кишәрлеге төзүгә рөхсәт проектын әзерләү һәм аны төзү турында шартнамә төзү тәртибе дә төгәлләштерелгән.

Соңгы яңарту: 2022 елның 15 марты, 10:37

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International