2017 елның 1 гыйнварыннан барлык судларда электрон документлар кулланылачак

2017 елның 1 гыйнварыннан гомуми юрисдикция судларына һәм арбитраж судларга дәгъвалар, үтенечләр, шикаятьләр, күрсәтмәләр һәм башка документларны электрон рәвештә тапшыру мөмкинлеге пәйда була. Яңа мөмкинлекне "Суд хакимияте органнары эшчәнлегендә электрон документлар куллану өлешендә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 2016 елның 23 июнендәге 220-ФЗ санлы Федераль закон бирә.

Электрон документ тәгаен бер судның рәсми сайтында махсус форманы тутыру юлы белән төзелә һәм гражданинның электрон имзасы салына. Кушымта документлар да электрон формада булырга тиеш.

Процесс катнашучысыннан электрон рәвештә алынган документлар суд тарафыннан гадәти дәгъвалар, шикаятьләр, аның позициясе дәлилләре һ.б.лар кебек каралачак. Гомуми кагыйдә буенча, суд карарлары шулай ук электрон рәвештә чагылырга мөмкин, өстәвенә, арбитраж судлар өчен мондый форма, тиешле техник мөмкинлек булганда, мәҗбүри санала. Карарларга - судьяның көчәйтелгән квалификацияле имзасы, ә коллегиаль актларга барлык судьяларның көчәйтелгән электрон имзалары салынырга тиеш.

Дәүләт иминлегенә, балигъ булмаган затларның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләренә, закон белән саклана торган сергә һәм башкаларга (суд производствосы төренә карап) кагылышлы суд карарлары искәрмә булып тора - алар кәгазь документ рәвешендә әзерләнәчәк.

Электрон суд карары күчермәсе эштә катнашучы затларга конкрет судның рәсми сайтындагы процессның барлык катнашучылары карый алган бүлектә урнаштыру юлы аша юллана. Судның техник мөмкинлеге булмаса яки эштә катнашучы затның үтенече белдерелсә, суд карары күчермәсе кәгазьдә бирелә.

Гомуми юрисдикция судларында эшләр карауда катнашучы органнар һәм оешмалар өчен тагын бер мөһим яңалык шуннан гыйбарәт: алар эш барышын һәм утырышларның даталарын суд сайтында үзләре күзәтеп барырга тиеш. Бу норма судның әлеге катнашучыларга беренче утырыш датасы турында хәбәр итү дәлилләре булса гына гамәлдә. Әмма кирәкле техник мөмкинлек булмаса, алар хәбәрләрне гади почта аша юллауны үтенә ала. Гражданнар өчен бернәрсә дә үзгәрми, повесткалар элеккечә аларга бастырылган рәвештә киләчәк.

Соңгы яңарту: 2018 елның 26 ноябре, 11:06

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International