Гобәйдуллин
Илнур Ирек улы
Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары - Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау буенча Баш дәүләт инспекторы
Кирәкле мәгълүматлар
Телефон:
267-68-19
E-Mail:
eco@tatar.ru
БИОГРАФИЯ

1981 елның 5 октябрендә туган.

Белеме:

Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе (бухгалтерлык исәбе һәм аудит, икътисадчы), 2003 ел, Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе (Коррупциягә каршы сәясәт), 2019 ел, «Бизнес академиясе» ҖЧҖ («Коррупция күренешләренә каршы тору»), 2019 ел.

Хезмәт эшчәнлеге:

2003 елның июленнән 2004 елның маена кадәр – РФ Хәрби көчләрендә хезмәт.

2004 елдан 2013 елга кадәр – белгеч, өлкән белгеч, әйдәп баручы белгеч – «ИнтехБанк» ААҖ банкара бизнес бүлеге.

2013 елдан 2016 елга кадәр – «ИнтехБанк» ГАҖнең банкара бизнес һәм корреспондентлык мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы.

2016 елдан 2017 елга кадәр – Казначылыкның банкара бизнес һәм корреспондентлык мөнәсәбәтләре идарәсе башлыгы урынбасары, «ИнтехБанк» ГАҖ.

2019 елның гыйнварыннан маена кадәр – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының дәүләт хезмәте һәм хезмәткәрләр бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе.

2019 елның маеннан 2020 елның октябренә кадәр – Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры ярдәмчесе.

2020 елның ноябреннән 2023 елның апреленә кадәр – Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының табигатьтән файдалану буенча урынбасары.

2023 елның апреленнән башлап —​ Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары —​ Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау буенча Баш дәүләт инспекторы.

Гаилә хәле: өйләнгән, өч баласы бар.

Дополнительная информация
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International