Россия Федерациясе Хөкүмәте 2030 елга кадәр җитештерү һәм кулланылыш калдыкларын эшкәртү, утильләштерү һәм зарарсызландыру буенча сәнәгый үсеш стратегиясен раслады

2030 елга кадәр җитештерү һәм кулланылыш калдыкларын эшкәртү, утильләштерү һәм зарарсызландыру буенча сәнәгый үсеш стратегиясен раслаган Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 84-р номерлы күрсәтмәсе 2018 елның 30 гыйнварында бастырып чыгарылды.
Стратегия озак чорлы перспективада җитештерү һәм кулланылыш калдыкларын эшкәртү, утильләштерү һәм зарарсызландыру буенча сәнәгать тармагының формалашуы һәм үсеше өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру максатларын, бурычларын, этапларын билгели.
Җитештерү һәм кулланылыш калдыкларын эшкәртү, утильләштерү һәм зарарсызландыру буенча илебез сәнәгатен формалаштыру, шул калдыкларны эш башкару өлкәсенәмаксималь җәлеп итүне тәэмин итүче һәм алга таба утильләштерү мөмкинлеге булмаган калдыклар күләмен планлы рәвештә киметү, югары экспорт потенциалы булган заманча югары технологияле җиһазлар белән әлеге тармакны тәмин итүче технологик һәм машина төзү базасын үстерү – стратегик максат булып тора.

Соңгы яңарту: 2018 елның 7 феврале, 14:47

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International