РФ Хөкүмәте карары белән төбәк дәүләт экологик күзәтчелеге вакытында рискларны ачыклауга юнәлтелгән алым билгеләнде һәм производстволарны билгеле категорияләргә кертү критерийлары расланды

"Юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар тарафыннан кулланылучы, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы җитештерү объектларын төбәк дәүләт экологик күзәтчелеге өчен билгеле бер риск категориясенә кертү турында һәм әлеге күзәтчелекне гамәлгә ашыруның үзенчәлекләре турында" 2017 елның 22 ноябрендәге 1410 санлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары бастырылды.

Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы объектларны билгеле бер риск категориясенә кертү критерийлары, шулай ук билгеләнгән риск категориясенә бәйле рәвештә, объектларда планлы тикшерүләрне гамәлгә ашыруның кабатланып тору саны билгеләнде, төгәлрәк әйткәндә:

- югары риск категориясе өчен - 2 елга бер тапкыр;

- зур риск категориясе өчен - 3 елга бер тапкыр;

- уртача риск категориясе өчен - 4 елга бер тапкырдан да ешрак түгел;

- уртача риск категориясе өчен - 5 елга бер тапкырдан ешрак түгел;
 түбән риск категориясе өчен - үткәрелми.

Төбәк күзәтчелеге объектының риск категориясе төп производстволарның технологик процесслары, әйләнә-тирәлекне пычратучы чыганаклар, пычраткыч матдәләр чыгаруны зарарсызландыру буенча техник чараларның характеристикалары, җитештерү һәм куллану калдыкларын файдалану, зарарсызландыру һәм урнаштыру технологияләре үзгәргән очракта, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты турында исәпкә алынган мәгълүматларны актуальләштергәндә арттырылырга яки киметелергә мөмкин.

Соңгы яңарту: 2018 елның 19 ноябре, 09:42

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International