Россия Федерациясе Административ суд башкаруы кодексының гамәлгә керүе турында

2015 елның 15 сентябрендә, аерым нигезләмәләреннән тыш, Россия Федерациясе Югары Суды, гомуми юрисдикция судлары гавами-хокукый мөнәсәбәтләрдән килеп чыгучы административ эшләрне караганда административ суд башкаруы тәртибен көйләүче Россия Федерациясе Административ суд башкаруы кодексы (арытаба – РФ АСБК) үз көченә керә.

Андый эшләргә хакимият, җирле үзидарә органнарының, аларның вазыйфаи затларының норматив хокукый актларын бәхәс итү турындагы, Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларын һәм референдумда катнашу хокукын яклау турындагы эшләр керә.

РФ АСБК ярашлы рәвештә хәзерге вакытта дәгъва, приказ башкаруы я аерым башкару тәртибендә карала торган эшләр административ тәртиптә карала башлый. Мәсәлән, аларга суд эшләре акылга ярашлы срокта башкарылуга хокук яисә суд акты акылга ярашлы срокта үтәлүгә хокук бозылган өчен компенсация тәгаенләү турындагы эшләр керә.

Массакүләм мәгълүмәт чараларының эшчәнлеген туктату турындагы, федераль законнар күздә тоткан очракларда физик затлардан салымнарны, мотлак түләүләрне түләтү турындагы эшләр дә административ эшләргә күчерелгән.

РФ АСБК гамәле гавами-хокукый хокук бозулардан килеп чыгучы һәм Россия Федерациясе Конституцион Суды, Россия Федерациясе субъектларының конституцион (устав) судлары, арбитраж судлар компетенциясенә караган я Россия Федерациясе Югары Судында, тулай юрисдикция судларында бүтән суд тәртибендә (процессуаль тәртиптә) каралырга тиешле эшләрне карауга кагылмый.

Шулай ук РФ АСБК нигезләмәләре административ хокук бозулар турындагы эшләрне һәм РФ бюджет системасының бюджет чараларына түләтүләрнең әйләнеше турындагы эшләрне башкаруны җайга салмаячак.

Соңгы яңарту: 2018 елның 19 ноябре, 10:11

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International