Россия Федерациясе Урман кодексына һәм Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертелүе турында

 “Россия Федерациясе Урман кодексына һәм Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү турында” 28.12.2013 №415-ФЗ федераль законы РФ Урман кодексына агач ташуга, аны исәпләүгә һәм маркалауга, Агачны исәпкә алуның һәм аның белән алыш-бирешләрнең бердәм автоматлаштырылган дәүләти мәгълүмәт системасын алып баруга кагылышлы үзгәрешләр кертте. Әлеге үзгәрешләрнең үз көченә керүе берничә этапка бүленә.

2014 елның 1 февраленнән гражданнар үз хаҗәтләре өчен әзерли торган агачның йолып алына я бүтәнчә бер заттан икенчесенә күчә алмавы турындагы норма үз көченә керде (РФ УК 30 ст. 4.1 өлеш өстәлде). Ул бик мөһим норма, чөнки урман ресурсларын гражданнардан үз хаҗәтләре өчен агач әзерләүгә хокукларыннан явызларча файдаланып урлаттырмауга юнәлтелгән.

Шулай ук Агачны һәм аның белән алыш-бирешләрне исәпкә алуның бердәм дәүләти автоматлаштырылган мәгълүмәт системасын алып бару күздә тотыла. РФ Хөкүмәтенең 06.01.2015 №11 карары Агач белән алыш-биреш турында декларация бирү кагыйдәләрен, ә РФ Хөкүмәтенең 03.12.2014 №1301 карары Агачны һәм аның белән алыш-бирешләрне исәпкә алуның бердәм дәүләти автоматлаштырылган мәгълүмәт системасына мәгълүмәт бирү кагыйдәләрен раслады.

2014 елның 1 июленнән агач ташу формасын һәм тутыру кагыйдәләрен РФ Хөкүмәтенең “Агач ташуга озату документы турында” 21.06.2014 №571 карары раслаган озату документы белән башкарыла (РФ Урман кодексының 50.4 ст.). Бу норманы бозган өчен РФ КоАП 8.28 ст. 5 өлеше белән, кылынган эшнең конкрет шартларына бәйле рәвештә, 5 мең сумнан 700 мең сумга кадәр штраф рәвешендә җәза күздә тотыла.

2015 елның 1 гыйнварыннан үзләренә урман кишәрлекләре даими (сроксыз) куллануга я арендага бирелгән затларның дәүләт хакимияте органнарына, җирле үзидарә органнарына үз вәкаләтләре чикләрендә турыдан-туры яисә дәүләти я муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күп функцияле үзәкләр аша ел саен урман декларацияләре бирү рәвешенә кагылышлы нормалар гамәлдә тора (РФ УК 26 ст. 2 ө., 50.5 ст, 50.65 ст. 12 ө.).

Аннан тыш, 2015 елның 1 гыйнварыннан агачны исәпкә алуга һәм маркалауга төп таләпләрне билгеләүче, башкару тәртипләрен РФ Хөкүмәтенең 26.12.2014 №1525 һәм 04.11.2014 №1161 карарлары билгеләгән нормалар үз көченә керде.

Соңгы яңарту: 2018 елның 19 ноябре, 10:19

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International